Биредә чәчүлек әзерләгәндә таләпләрне үтәү һәм фитосанитария иминлеге тәэмин итү буенча җитди сөйләшү булды.
(6 февраль, “Апастово-новости”).
Киңәшмә район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм Татарстан Республикасының Россельхознадзор идарәсе башлыгы Илнур Галеев, төрле өлкә белгечләре, районнда эшләп килүче авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, агрономнар, умартачылар катнашында узды.
Белгечләр үзләренең чыгышларында барлык тәртипләрен, нормаларын аңлатып киттеләр. Сорауларга җавап бирделәр.
Соңыннан актив райондашларга Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
