Татарстанда кар яву һәм буран аркасында шторм кисәтүе игълан ителде.
Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
16 февраль кичендә, төнлә һәм 17 февральдә көндез төбәк территориясендә җепшек кар рәвешендә көчле явым-төшем, кайбер районнарда яңгырлы бураннар, күз күреме 500 метрга кадәр начараю һәм тизлеге секундына 22 метрга кадәр булган җил фаразлана, юлларда кар көртләре барлыкка киләчәк.
Моңа кадәр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә халыкны реклама конструкцияләреннән һәм электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга, карга, бозлавыкка һәм түбәләрдәге бозлавыкларга игътибар итәргә, шулай ук куркыныч участокларны урап узарга чакырганнар иде. Дәүләт автоинспекциясендә шулай ук торак пунктлардан читкә чыкмаска киңәш итә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
