Игелек кылу.
Сугышлы авыл җирлеге башлыгы Альбина Зиятдинова үзенең телеграм-каналына хәбәр урнаштырды.
Хәбәрдә СВОда хезмәт итүче авылдаш егеткә ярдәм кирәк булуы турында яза.
“Авылдашыбызга тиз арада төнлә эшли торган дрон алырга кирәк. Аның бәясе – 350 мең сум. Авылдашлар, әйдәгез әле егетләребезгә ярдәм итик. Хәзер ураза ае бара. Хәер булып барсын. Кем күпме булдыра ала, шуның кадәр булышса иде. Фронтка бары бердәм булып, ярдәм итеп торсак, егетләргә җиңелрәк булыр, авылдашлар безне онытмаганнар диярләр”, — дип яза Альбина Петровна.
Ярдәм итәргә теләүчеләр хәрбинең әнисенә – Әлфирәгә җибәрә ала. 89178940062 телефон номеры буенча. Картага җибәргәндә для Рашата дип язу кирәк.
Акча килеш алып килергә теләүчеләр булса, клубка йә сельсоветка китерә ала, дип өстәде авыл башлыгы.
