Добро пожаловать на Info Orda - Информационную Орду, где ты можешь быть в курсе самых главных событий в России и во всем мире! Мы предлагаем тебе уникальное описание сайта, которое захочется перечитывать снова и снова.

Get in Touch

К.Тинчурин театры райондашларыбызны үзенә җыйды

К.Тинчурин театры райондашларыбызны үзенә җыйды

Бүгенге хәйрия чарасында Саба районыннан 16 кешелек делегация катнаша

Бүген Казан шәһәренең Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында узучы «Әни килде» спектаклен карарга бер төркем райондашларыбыз, өлкәннәребез дә китте.

« Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан үткәрелүче хәйрия чарасында 16 кешелек делегация катнаша. Без әлеге чарага 1941-1945 елда туган сугыш чоры балаларын җыйдык. Баручылар исемлегендә Саба, Шәмәрдән җирлекләреннән дә өлкәннәребез һәм шулай ук, «Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты»ннан да өлкән әбиебез бар. Күңелле итеп ял итеп кайтырга язсын, – дип сөйләде Саба районы халыкны социаль яклау идарәсе житәкчесе Лилия Гайнетдинова.

Стиль жизни

Новости

Теги