Добро пожаловать на Info Orda - Информационную Орду, где ты можешь быть в курсе самых главных событий в России и во всем мире! Мы предлагаем тебе уникальное описание сайта, которое захочется перечитывать снова и снова.

Get in Touch

Лениногорск Сабан туенда аграрийларны бүләкләделәр (+фотолар)

Лениногорск Сабан туенда аграрийларны бүләкләделәр (+фотолар)

Механизаторларны, терлекчеләрне бүләкләделәр.

Язгы чәчү тәмамланды. Безнең аграрийлар 55 мең гектарда язгы чәчүне башкардылар. Шуның 24 мең гектар – бөртеклеләр, азык культуралары – 8 мең, техник культуралар – 23 мең гектар.

Лидерлар рәтендә – “Август-Лениногорск”, “Ганиев И.М”, “Хәбибуллин Ф.З”, “Ипеев В.П”

Бүген Сабантуйда иң-иң алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен бүләкләделәр.

Шәхси эшмәкәр Илья Кузнецовка Татарстанның авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән “Агро Тренд” хуҗалыгы агрономы Илнур Сунгатуллин бүләкләнде.

Шул ук министрлыкның Рәхмәт хатына “Август-Лениногорск”тан тракторчылар Шиапов Руслан, Тазутдинов Айнур, инженер-механик Гильманов Раиль лаек булды.

Шулай ук терлекчеләр, механизаторлар, аграр хуҗалык җитәкчеләре бүләкләнде.

Розалия Мостафина фотолары

Стиль жизни

Новости

Теги