Узган ел йомгаклары буенча Татарстан республикада яшәүче чит ил гражданнары саны буенча өченче урынны алды. Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрының гражданлык һәм чит ил гражданнарын теркәү мәсьәләләре буенча урынбасары Денис Дзьоник сөйләде, дип яза «Татар-информ».
Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан республикага килүче чит ил гражданнары саны буенча Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсеннән соң 3 нче урынны алды», – дип сөйләде Денис Дзьоник.
Агымдагы елда Татарстанга 43 меңнән артык чит ил гражданы күчеп килгән. Чит ил кешеләренең төп өлеше эшкә урнашу яки укыту максаты белән килә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
