Добро пожаловать на Info Orda - Информационную Орду, где ты можешь быть в курсе самых главных событий в России и во всем мире! Мы предлагаем тебе уникальное описание сайта, которое захочется перечитывать снова и снова.

Get in Touch

Баян Дәүләтов урамында полиция хезмәткәрләреннән мотоциклга утырып качкан яшүсмерне тотканнар

Баян Дәүләтов урамында полиция хезмәткәрләреннән мотоциклга утырып качкан яшүсмерне тотканнар

Яз җитүгә Актаныш халкы барыбызны да борчыган проблема белән янә очраша- халыкның тынычлыгын бозып туктаучыз мототехникада узыша башлады. Яшүсмерләр үзләренең дә гомерләрен куркыныч астына куя. шундый бер ваемсызны кичә ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлады.

Кичә, 2 апрель көнне 17:53 сәгатьтә Һади Такташ урамында ЮХИДИ хезмәткәрләре дәүләт номерлары булмаган «Альфа» мотоциклының узып баруын күреп ала.

Мотоциклны туктатырга телиләр, әмма йөртүче хокук саклау органнарының таләбен игътибарга алмыйча качарга тырыша.

Кыска вакытлы эзәрлекләүдән соң, транспорт чарасы Баян Дәүләтов урамында тоткарланган.

Руль артында 14 яшьлек үсмер булган, аның мототехника йөртү таныклыгы да булмый.

Полиция вәкилләре егеткәйгә карата административ материал төзиләр.

ЮХИДИ аңлатмасы:

Актаныш районы буенча Россия ЭЭМ ЮХИДИ бүлеге башлыгы, полиция майоры Ренат Шәмсиев:

Хокуксыз транспорт белән идарә итү — җитди куркыныч тудыра. Аеруча руль артында балигъ булмаганнар утыру безне борчый.

Ата-аналарга шуны әйтәсем килә:

балаларга транспорт чараларын бирмәгез;

аларның буш вакытларында ниләр белән шөгыльләнүен игътибарга алыгыз;

куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатыгыз.

Стиль жизни

Новости

Теги