Россиядә Бөек Ватан сугышы ветераннарына еллык түләүләр апрель аенда ук күчерелә башлаячак.
Бу хакта Россия Социаль фонды матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Билгеләп үтелгәнчә, 9 Май — Җиңү көне уңаеннан каралган әлеге түләүнең күләме 10 мең сум тәшкил итә. Ул Бөек Ватан сугышында турыдан-туры катнашкан ветераннарга һәм сугыш инвалидларына бирелә.
Акчалар ветераннарга гадәти тәртиптә — банклар яки почта аша, һәркемнең үз графигы буенча җиткереләчәк.
Россия Социаль фонды рәисе Сергей Чирков ассызыклаганча, түләүне алу өчен ветераннарга яки аларның якыннарына беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми.
— Барлык акчалар автомат рәвештә, фондта булган мәгълүматлар нигезендә апрель-май айларында күчереләчәк, — ди ул.
Әлеге түләүне фронтта хезмәт иткән хәрбиләр, сугыш вакытында яраланган яки инвалидлык алган кешеләр, хәрби операцияләрдә һәм махсус биремнәрдә катнашкан ветераннар алачак.
Шунысы да мөһим: әлеге ярдәм Россиядә яшәүчеләргә генә түгел, ә Балтыйк буе илләрендә — Эстония, Латвия һәм Литвада яшәүче ветераннарга да каралган.
Җиңү көне алдыннан бирелә торган бу түләү — ветераннарга дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган даими социаль ярдәм чараларының берсе булып тора.
Билгеле булганча, «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
