Добро пожаловать на Info Orda - Информационную Орду, где ты можешь быть в курсе самых главных событий в России и во всем мире! Мы предлагаем тебе уникальное описание сайта, которое захочется перечитывать снова и снова.

Get in Touch

Ринат Рәхмәтуллин: «Ир кешенең уңышы хатын-кыздан тора»

Популяр татар җырчысы, автор-башкаручы Ринат Рәхмәтуллин ир кешенең уңышы 90% очракта хатын-кыздан тора, дип саный.

Артист бу сүзләрегә хатыны белән бик бәхетле булуын өстәде, дип яза «Кazanfirst». Исегезгә төшерәбез, 56 яшьлек Ринат Рәхмәтуллин белән 27 яшьлек Динара 2023 елда никах укыттылар, ә быел март аенда мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерделәр. Пар яшь аермасын проблема дип санамый, алар өчен бер дулкында булу мөһим.

– Ир кешенең уңышы, аның алга барырга теләге 90% очракта хатын-кыздан тора. Аллаһка шөкер, миңа хатыным белән бәхет елмайды. Яныңда мотиватор, синең шөгылеңне аңлаучы һәм сине алга этәрүче кеше булганда, бу – икеләтә бәхет, – диде Ринат Рәхмәтуллин «Татар радиосы» эфирында.

Җырчы Динара ярдәмендә соңгы еллардагы барлык авырлыкларны җиңеп чыгуын берничә тапкыр әйткән иде. «Ул минем тормышыма дөньяларым җимерелеп, аска тәгәрәгән вакытта килеп керде», – дигән иде ул.

Стиль жизни

Новости

Теги