Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Ә хатын- кызларыбызга? Осталык, тырышлык, үҗәтлек белән ирләрдән бер дә калышмаучы гүзәл затларыбыз бар. Гәрчә хатын-кыз әни булу, гаилә учагын саклаучы зат итеп яратылган булса да... Хөкүмәт эшенә дә чыга, җәмәгать, хәтта сәяси эшчәнлекне дә алып барырга өлгерә кайбер асыл затларыбыз.
”Ел хатын-кызы” республикакүләм бәйгесенә тәкъдим ителгән райондашыбыз,“Саба йөзү бассейны” җитәкчесе Гөлназ Илдус кызы Сафина да әнә шундый тынгысыз затларның берсе. Тренер, остаз, җитәкче, җирлек Советы депутаты... Быел ул конкурсның “Лидер хатын-кыз” номинациясендә чыгыш ясаячак.
"Мин – Идел кызы”
Язма героебыз тумышы белән Кама Тамагы районы Кече Салтык авылыннан. Идел суында чыныгып, дүрт балалы гаиләдә иң төпчеге булып үсә Гөлназ. Мал табибы булып эшләгән әтисенең гадел, туры сүзле, кече күңелле булуын үз итә кызчык, гомер буе һөнәренә тугры калуын, намуслы хезмәт куюын да үзенең тормыш өлгесе итеп ала. Әнисеннән (озак еллар балалар бакчасы мөдире булып эшли), балаларны ярату, куйган максатына ирешү, үҗәтлек сыйфатларын сеңдерә. Мәктәптә дә яхшы укый. Кечкенәдән чаңгы спорты, йөгерү белән мавыга. 9 классны тәмамлаганнан соң Казан педагогия көллиятенә укырга керә, соңрак, читтән торып пединститутның спорт һәм физик культура бүлеген тәмамлый. Студент еллары Саба егете Илназ белән кавыштыра.
“Саба якларына килен булып килүемә бигрәк әнием сөенде. Районыбызның чын татар төбәге булуы, тырыш халкы сокландырды. Гомумән, әти-әни дөрес тәрбия биреп үстерергә тырыштылар безгә. Өлкәннәрне хөрмәт итәргә, хезмәт сөяргә, башлаган эшне ахырына кадәр җиткерергә... Үзем әтигә кушылып эшләргә ярата идём, нәрсә әйтсәләр дә карышмыйча үтәдек, әле өйдә карт әби белән бабайны да тәрбияләдек, хәер-догаларын алырга өлгердек. Инде әти-әнием үзләре дә сигезенче дистәне түгәрәкләделәр. Хәзер алар өйрәткәнне үз балаларыбызга төшендерәбез”,- дип сөйли Гөлназ.
Беренче чемпионнар
Гөлназ Сафина йөзү бассейнында хезмәт юлын 2008 елда тренер буларак башлап җибәрә. Йөзәргә килүче балалар арасында бакча яшендәгеләр дә, мәктәп укучылары да, хәтта олы яшьтәгеләр дә була.
“Мин башта 7 яшьлекләр белән шөгыльләндем. Төрле бала бар. Һәркайсына аерым якын килү кирәк, кемдер беренче уңышсызлыктан елый башлый, кемдер судан курка. Аларны башта тынычландырасың, көйлисең. Бассейнга беренче тапкыр килгән бала белән суга кергәч, иң элек тирәнлекне өйрәнәбез, төпкә басып атлап карыйбыз. Аннары дөрес итеп сулыш алу күнегүләре өйрәтелә. Шулай итеп дәрес саен яңа кагыйдәләр кушыла. Кечкенәләргә суда уен элементлары кертәбез. Анда аларга кызык та, мавыктыргыч та булырга тиеш. Монда психологик-педагогик алымнар кулланырга кирәк. Менә шулай балалар белән йөзә-чума 17 ел үтеп тә киткән. Беренче хезмәт елларымда кул астында суда чупылдаган нәниләр хәзер үзләре әти-әни булдылар инде. Укучыларым белән ел саен йөзү буенча Татарстан чемпионатларында катнаштык, Россиякүләм ярышларда да призлы урыннар алуга ирештек. Яшь спортчыларыбыз Нур Шәйхетдинов, Әмир Рәфыйков, Әмир Фәсхетдинов, Тимер-Хан Галимҗанов, Динияр Нәбиев, Бәхтияр Тимершәехов Татарстан беренчелегендә җиңү яуладылар. Бу – тренер өчен зур горурлык. Инде яңа чемпионнар әзерлибез. Бүгенге көндә бассейнда 150ләп бала шөгыльләнә ” – ди Гөлназ.
“Коллектив- төп таянычым”
Гөлназ Илдус кызы бассейнга 2023 елның 27 мартыннан җитәкчелек итә башлый. Тормышындагы бу мөһим үзгәрешне зур мәртәбә дә, күпмедер сынау итеп тә кабул итә яшь җитәкче. Озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшләрең белән идарә итү, эш йөкләү җиңел генә бирелми. Элеккеге директорлары артыннан башка эш эзләп китүчеләр дә була, кадрлар алмашына. Янәшәдә иң тугрылар кала, яшь җитәкчегә зур ышаныч белдергән, һәрьяктан теләктәшлек күрсәткән коллектив формалаша. Бассейнда башланып киткән күләмле ремонт коллективны тагын да берләштерә. Бинаның керү юллары үзгәртелеп корыла: заманча төс ала, лифт куела, котельныйда җылыткыч казаннар алыштырыла. Суда йөзү өчен бөтен кирәк-яраклар сатыла торган спорт кибетен ачып җибәрәләр, шунда ук йөзәргә килүчеләр өчен чәйханә эшли башлый. Тренажер залында шөгыльләнеп, су коенып чыкканнан соң, гаилә белән чәйләп алырга, ял итәргә мөмкинлек тудырыла. Олылар өчен бассейнда коенучылар саны 150-170 кешегә җитә. Тренажер залында көн саен кырыкка якын кеше шөгыльләнә. Массаж кабинеты эшли, теләгән кеше эрбет мичкәсендә сәламәтлеген ныгыта. Бассейнның тагын бер үзенчәлеге – ул хлор белән түгел, ә көмеш һәм бакыр ионнары белән чистартыла. Мондый ысул сәламәтлек өчен зыянсыз, аллергия китереп чыгармый, диләр белгечләр. Кыскасы, һәркемнең ихтыяҗын канәгатьләндерергә тырышалар. Хәтта дин тотучы мөслимә хатын-кызлар өчен аерым йөзү сәгатьләре булдырыла, намаз уку бүлмәсен дә көйләп куялар. 2023 елда бюджеттан тыш керем 1,7 миллион сум булса, 2025 елда бу сан 6,2 миллион сумны тәшкил итә. Өстәмә хезмәт күрсәтү, халыкны төрле яклап җәлеп итү хисабына елны зур табыш белән тәмамлыйлар.
“Барысы да уртак хезмәт җимеше. Мин үземне бервакытта да коллективтан аерып карамадым. Без- бербөтен. Бүгенге көндә бассейнда 40ка якын кеше хезмәт куя. Коллективыбыз бик бердәм, тату, эшчән. Һәр сүзеңне, идеяны күтәреп алалар, биш куллап булышалар. Районкүләм конкурсларда, төрле бәйрәм чараларында теләп катнашабыз, призлы урыннар яулыйбыз.Ял сәгатьләрендә театр-концертларга йөрибез, табигать кочагына чыгабыз. Эш барышында, төрле хәлләр булырга мөмкин. Кайчак хаталар да кирәк. Шуларга карап, тәҗрибә туплыйсың бит. Әмма мин бервакытта да хезмәткәрләргә тавыш күтәрмим. Һәр вәзгыятьне тыныч юл белән, үзара аңышып хәл итәргә тырышам. Шуңа да һәркем белән аңышып, килешеп эшлибез” — ди Гөлназ.
Без һәр эштә бергә!
Җитәкче хатын-кыз өчен гаилә – үлчәүнең бер ягында, икенче ягында – эш. Шушы тигезлекне саклау бик зур көч сорый. Гөлназ Сафина иң элек хатын-кыз, әни, килен дә бит әле! Яшьлек мәхәббәте Илназ белән үз көчләре белән булдырган иркен йортларында – гаилә җылысында ике кызлары үсеп килә. Лиана – Казан дәүләт медицина университетының 2 курс студенты, Элина Саба гимназиясендә белем ала, бадминтон белән шөгыльләнә, Татарстан җыелма командасы составында уйный.
“Минем иң зур терәгем -ул минем гаиләм, әти-әниләрем. Тормыш иптәшем Илназ миңа һәрчак алга атларга көч бирә. Кызларым — минем көндәлек шатлыгым, зур ярдәмчеләрем. Без һәр эштә бергә: ялда, спортта, иҗат иткәндә... Әйе, чын лидер булу өчен, кул астыңда эшләүчеләргә юнәлеш бирү генә җитми — киләчәкне бергә төзи белергә кирәк. Һәм мине бу юлда гаиләм һәм коллектив белән бергә атлавым бәхетле итә!”, — ди җитәкче.
