Добро пожаловать на Info Orda - Информационную Орду, где ты можешь быть в курсе самых главных событий в России и во всем мире! Мы предлагаем тебе уникальное описание сайта, которое захочется перечитывать снова и снова.

Get in Touch

Полиция хезмәткәре СВОдан кайтканнан соң икенче эш көнендә һәлак булган

15 апрельдә Оренбург өлкәсенең Новотроицк шәһәре янындагы Аккермановка бистәсендә бер ир-ат үзен тоткарламакчы булган полиция хезмәткәрләренә ут ачкан. Бер полиция хезмәткәре һәлак булган, тагын өчесе яралаган. Вәхши үзе йөк машинасына утырып качкан.

Һәлак булган полиция хезмәткәре – Никита Гнусин. Ул әле шушы араларда гына махсус хәрби операциядән кайтып, полициядәге эшен яңаткан. Чәршәмбе – 15 апрельдә тәүге тапкыр эшкә чыккан. Ә пәнҗешәмбедә – үзенең туган көнендә һәлак булган. Бу хакта KP.RU хәбәрчесенә Никитаның дусты сөйләгән.

Дусты әйтүенчә, Никита балачактан дәүләт органнарында эшләргә хыялланган. Уфада белем алганнан соң ярты ел узуга башта – кече, аннан өлкән лейтенант булган. Оперативникка кадәр күтәрелгән. 2021 елның августыннан гомеренең соңгы көненә кадәр органнарда хезмәт иткән.

2025 елның сентябрендә хатыны белән аерылышканнан соң, быел март аенда контрактка кул куеп, махсус хәрби операциягә киткән. БАРС подразделениеләренең берсенә эләккән.

Никита СВОдан кайткач, полициядә эшен яңарткан: 15 апрельдә эшкә чыккан, ә икенче көнне инде һәлак булган. Аның 4 яшьлек улы калган.

Полиция хезмәткәрен үтерүдә 1974 елда туган Сергей Басалаев шикләнелә. Аны эзлиләр.

Стиль жизни

Новости

Теги