Добро пожаловать на Info Orda - Информационную Орду, где ты можешь быть в курсе самых главных событий в России и во всем мире! Мы предлагаем тебе уникальное описание сайта, которое захочется перечитывать снова и снова.

Get in Touch

Кызымнан каенанасы көнләшә (редакциягә килгән хат)

Кызымнан каенанасы көнләшә (редакциягә килгән хат)

Кияү кызыма нәрсә дә булса алса, бүләк итсә, кодагый улына үпкәли, нигә миңа да бүләкләр ясамыйсың, мин сине табып үстергән кеше, ди. Әгәр дә кияүнең кызыбызны кочаклап торганын, үбеп алганын күрсә: «Хәрәп инде, синдә генә булган хатын!» – дип, усал итеп әйтә. Ничә тапкыр үзем ишеттем. Кайвакытта шаяртып та әйтеп куябыз бит инде шулай, хәрәп булган – синдә генә булган, дип. Ә ул юк, усал итеп, көнчелеге бәреп чыккан тавыш белән әйтә. Балаларыбыз аерым фатирда яши һәм кодагый, кисәтеп-нитеп тә тормыйча аларга барып керергә ярата...

– Кызлар, хәерле көннәр! «Әйтәм әле»гә шалтыратуым иде. Тыңлап, язып куегыз әле, яме. Минем өчен тузга язмаган, бик кызык нәрсә сөйлим. Бәлки кемнәр өчендер яңалык түгелдер бу, әмма минем бик исем китә бу хәлгә.

(Без, редакция хезмәткәрләре киңәшләшеп , райондашыбызның сөйләгәннәре «Әйтәм әле» рубрикасы форматыннан зуррак булганга, хат итеп бастырырга карар иттек).

Ике ел элек, бик матур туйлар ясап, кызыбызны кияүгә бирдек. Киявебезгә тел-теш тидерерлек түгел, шөкер, бик әйбәт. Кода белән кодагыйга шундый ир-егет тәрбияләүләренә рәхмәт. Кызыбызны яратканы һәр эшеннән күренеп тора. Мактану булып яңгырамасын, кызыбыз да тәртипле, югары белемле, пешеренергә ярата, чиста-пөхтәлеге дә бар. Тормышка чыккач, битебезгә кызыллык китерерлек булмасын дип үстердек.

Вәт... Кияү кызыбызга бүләкләр ясарга ярата. Ял көннәрендә дә кая да булса барып ял итәргә мөмкиннәр. Хәзер, җәйгә, Аллаһ бирса, беренче оныгыбыз туачак. Кызыбыз балага узгач, ире тагын да игътибарлыракка әйләнде. Без сөенеп туя алмыйбыз инде аларның матур яшәүләренә. Киләчәктә дә шулай була күрсен иде дип Аллаһтан сорыйбыз. Ә менә кодагый соңгы елда кызымнан көнләшә башлады. Кияү кызыма нәрсә дә булса алса, бүләк итсә, кодагый улына үпкәли, нигә миңа да бүләкләр ясамыйсың, мин сине табып үстергән кеше, ди. Әгәр дә кияүнең кызыбызны кочаклап торганын, үбеп алганын күрсә: «Хәрәп инде, синдә генә булган хатын!» – дип, усал итеп әйтә. Ничә тапкыр үзем ишеттем. Кайвакытта шаяртып та әйтеп куябыз бит инде шулай, хәрәп булган – синдә генә булган, дип. Ә ул юк, усал итеп, көнчелеге бәреп чыккан тавыш белән әйтә. Балаларыбыз аерым фатирда яши һәм кодагый, кисәтеп-нитеп тә тормыйча аларга барып керергә ярата. Әле ярый кызым ялкау түгел, өендә тәртип, өстәлендә һәрвакытта чәй эчертеп, сыйларлык әйбере бар. Килененең өстендә яңа күлмәк яки аягында яңа туфли күрсә, һәрвакытта да «миңа да кирәк»не әйтми калмый. Сөйләсәң күп инде аның шаккатырырлык кыланмышлары. Исем китә аның шулай улын көнләвенә. Ну, көнләшкән очракта да кеше көлдермә инде син, белгертмә хет.

Минем дә киленем бар, тик минем аңардан көнләшү турында уй башыма да килгәне юк. Улымны бөтенләй юк-бар нәрсә белән, бигрәк тә «аны алып бир», «бу миңа да кирәк» дип аптыратаммы соң?! Без әле үзебез дә, шөкер, эшләп йөрибез, андый бүләкләр сорарлык ирләребез исән-сау, шөкер! ӘстәгыфирулЛаһ! Улыңны үстергәнсең, тормышлы иткәнсең – молодец, тик аның гаиләсенә нәрсәгә дип тыгылырга инде? Коданың игътибары җитми дисәң инде? Белмим... Ул да начар кеше түгел. Эшли, артыгын эчми, шул бәйрәмнәрдә кабып куйса гына.

Ир-егет үстергән һәм киленнәреннән шул рәвешле көнләшеп гомер итүче, улының гаиләсенә тынычлап яшәргә ирек бирмәүче аналар бармы ул тагын? Мин үзем андый булмагач, бик аптырашта бу күренештән, билләһи! Менә шуны сорыйм әле халыктан дип шалтыраткан идём, тыңлавыгызга рәхмәт, уңышлар сезгә!

Исемемне күрсәтмим инде, гафу.

Стиль жизни

Новости

Теги