Татарстан территориясендә бүген төнлә кабат «пилотсыз очкыч куркынычы» режимы гамәлгә кертелде.
Әлеге мәгълүмат Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мобиль кушымтасында Мәскәү вакыты белән 2.45 тә барлыкка килде.
Режим биш сәгатькә якын гамәлдә булып, Мәскәү вакыты белән иртәнге 7:30да бетерелде.
Элегрәк Wi-Fi иҗтимагый нокталары картасы бастырылган иде, алар Татарстан халкы һәм кунаклары өчен ачык. Алар ярдәмендә БПЛА һөҗүме куркынычы аркасында кертелгән мобиль интернет эшенә чикләүләр булганда да элемтәдә калырга мөмкин. Иҗтимагый Wi-Fi ны үстерүне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләгән иде.
