Техникаларның төзеклеге район үсешенең уңыш нигезе
Авыл хуҗалыгы техникасына еллык техник карау үткәрү — машиналарның техник торышын тикшерү һәм аларның кешеләр сәламәтлеге һәм гомере өчен куркынычсызлык таләпләренә туры килүен бәяләргә мөмкинлек бирә торган мөһим чара.
2026 елда районыбызда техникаларны тикшерү тәртибе һәм аны уздыру кагыйдәләре турында Балтач районы Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясенең Балтач районы буенча бүлек башлыгы — Баш Дәүләт инженер-инспекторы Марат Габдрахманов белән әңгәмә уздырдык.
— Марат әфәнде, агымдагы елда техник тикшерү вакыты һәм аның максатын аңлатсагыз иде...
— Кагыйдә буларак, февраль аеннан август аена кадәр Балтач районының үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына дәүләт күзәтчелеге инспекциясе оешма һәм физик затлар милкендә булган авыл хуҗалыгы техникасына массакүләм техник карау үткәрә. Бу дәүләт тарафыннаннан куелган мәҗбүри чара.
Әлеге чараның төп бурычлары булып юл хәрәкәте иминлеген, куркынычсызлык техникасын, әйләнә-тирә мохитне саклауны тәэмин итү тора. Шулай ук эксплуатацияләнә торган тракторлардан, юл-төзелеш, авыл хуҗалыгы, мелиоратив һәм башка машиналардан, шулай ук аларга тагылмалардан, алар белән эшләүче яисә тирә-яктагы кешеләрнең гомерен, мөлкәтен һәм сәламәтлеген саклау да беренчел бурычлар. Машиналарның санын белү, аларның нинди хәлдә булуы һәм башка теркәү мәгълүматларын анык-лау, шулай ук әлеге өлкәдә җинаятьләр һәм административ хокук бозулар белән бәйле кисәтү һәм кимчелекләр ачык-ланса, аңа чик кую да зур роль уйный.
— Техник тикшерү тәртибе турында мәгълүматны кайдан алырга була?
— Дәүләт техник тикшерүен үткәрү вакыты һәм урыны турында мәгълүмат һәр оешмага Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан язмача җибәрелә яисә оешманың инспекторы тарафыннан шәхсән җиткерелә. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгында кулланыла торган техника, кагыйдә буларак, зур габаритлы һәм акрын йөрешле булганлыктан, инспекторлар турыдан-туры хуҗалыкларга барып, билгеләнгән вакытта техник карау үткәрә. Бу чаралар алдан планлаштырыла. Шәхси хуҗалыкларда булган кечкенә габаритлы тракторлар бу очракта искәрмә булып тора. Алар өчен авыл җирлекләре буенча бер урында техник караулар уздырыла, бу турыда үзйөрешле машина хуҗаларына алдан хәбәр ителә.
Ришат Нуриев — район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация бүлеге баш белгече:
Күмәк хуҗалыкларның икътисади хәлләре без теләгәнчә үк булмаса да, урыннарда, югары нәтиҗәгә ирешүнең төп юнәлешләренең берсе — производствоны җитештерүне техник яктан яңарту, яңа, югары җитештерүчән агрегатлар белән тәэмин итү икәнен яхшы аңлыйлар. 2024 елда алар тарафыннан 12 трактор (өчесе зур егәрлекле), өч ашлык суктыру, өч терлек азыгы әзерләү комбайннары, 2 чәчү комплексы, 17 автомашина, төрле максатларда кулланыла торган агрегат һәм җайланмалар, барлыгы 647 миллион сумлык техника алынды. 2025 елда 18 трактор, шуларның 8е зур егәрлекле, 2 ашлык суктыру, 4 терлек азыгы әзерләү комбайны, 2 чәчү комплексы, 16 автомашина, төрле максатларда кулланыла торган җайланмалар — барлыгы 927 миллион сумлык техника алынды. Фәнни-техник яктан да үзгәрешләр безнең өлкәгә көннән-көн ныграк керә. Соңгы ике елда 34 тракторга автопилот җайланмалары куелды, эшләнә торган чаралар JPS ягъни җир иярченнәре сигналлары аша тракторның идарә итүенә элемтә урнаштырыла. Нәтиҗәдә, басуга кереп киткәннән соң чәчү комплекслары, кукуруз чәчү, ашлама, төрле гирбицидлар кертү җайланмалары механизатор идарәсеннән башка, эшләрне гаять төгәллек белән башкаралар. Бүгенге көндә трактор һәм комбайннар, чәчү комплекслары бик кыйммәт тора, мәсәлән, РСМ тракторы 23 миллион сумнан артык, шушы ук маркалы ашлык суктыру комбайны 30 миллион сумнан артык тора, шунлыктан, күмәк хуҗалыклар техникаларны 70×30 республика программасы һәм Росагролизинг аша алуны кулайрак күрәләр.
— Техник тикшерү узу өчен нинди рәсми документлар булуы таләп ителә?
— Техник тикшерү узу өчен техник чара хуҗасы шәхесне раслаучы документ, техник чараларны теркәү турында таныклык һәм дәүләт теркәү билгесе булырга тиеш. Техник чарага беркетелгән тракторчы-машинистның тиешле категория таныклыгы булуы сорала, шулай ук иминият полисы да кирәк. Дәүләт техник күзәтүе күрсәтелгән документлар исемлеге тулы булмаса яисә аларның гамәлдә булу вакыты чыккан булса уздырылмый. Шулай ук чираттагы техник күзәтү узмаган, техника пычрак булса, маркировка табличкасы урнаштыру урыннары (шильдик) һәм номер агрегатлары келәймәләре чистартылмаган, номерларны уку мөмкин түгел икән, техник күзәтү уздырылмый. Номер узеллары һәм агрегатлары алмаштыруга да игътибарлы булырга кирәк, бу очракта алар турында мәгълүмат теркәү документларына үзгәрешләр итеп кертелергә тиеш.
— Техник күзәтү үткәрү вакытында гадәттә нинди җитешсезлекләр ачыклана?
— Тәҗрибә күрсәткәнчә, тәкъдим ителгән машиналарның 75 проценты техник карауны беренче үткәрүдә уңышлы уза. Ачыкланган җитешсезлекләр һәрвакыт бер үк төрле: яктылык һәм тавыш сигнализациясе төзек түгел яисә ул бөтенләй юк, руль идарәсендә тиешлесеннән артык люфт булу, тормоз системасының төзек булмау очраклары да бар. Кайвакыт тракторчы-машинист таныклыгы булмый, яисә анда әлеге машина белән идарә итү хокукын бирә торган билге юк.
— Уздырыла торган техник күзәтүнең әһәмиятен тагын бер ассызыклап узыйк инде...
— Кырларның уңдырыш-лылыгы артсын өчен күпләп ашлама кертәбез, алдынгы технологияләр кулланабыз, югары җитештерүчән, көчле техника сатып алабыз. Шул ук вакытта тракторчыларның, комбайнчыларның һәм бу техникаларда эшләүчеләрнең иминлеген тәэмин итмәсәк, яисә кулланыла торган авыл хуҗалыгы машинасының торышы техник таләпләргә җавап бирмәсә, бу безнең барлык куйган тырышлыгыбызны юкка чыгарырга мөмкин. Безнең, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең төп бурычларының берсе — һәр үзйөрешле техниканың эшен куркынычсыз итеп оештыру. Бу юнәлештә тракторларына яисә комбайннарына техник тикшерү уздырылмаган хуҗалыкларда планнан тыш тикшерүләр оештырыла. Һәр җирдә, һәр техника Дәүләт инспекторлары тарафыннан техник тикшерү узарга тиеш. Техника тикшерүе узмаган очрак Административ хокук бозу дип бәяләнә, аның хуҗасына штраф салына.
Үзйөрешле машинасы, техникасы булган һәр кешенең Дәүләт техник тикшерүен уздыруы — ул үз-үзеңне һәм тирә-юньдәге кешеләрнең иминлеген, тормышын һәм сәламәтлеген тәэмин итү чарасы, шул турыда онытмасак иде.
— Әңгәмәгез өчен рәхмәт!
