Добро пожаловать на Info Orda - Информационную Орду, где ты можешь быть в курсе самых главных событий в Украине и во всем мире! Мы предлагаем тебе уникальное описание сайта, которое захочется перечитывать снова и снова.

Get in Touch

Халыкның стационар телефоннарга кире кайтуын аңлаттылар

Россиядә стационар телефоннарга кызыксыну артса да, халыкның массакүләм төстә аларга кире кайтуы көтелми. Эксперт Антон Аверьянов «ТАСС» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Моңа кадәр эшмәкәрләр съездында «Ростелеком» президенты Михаил Осеевский Россиядә яшәүчеләрнең стационар телефон куйдыру белән ешрак кызыксына башлаулары турында сөйләгән. Аның әйтүенчә, ихтыяҗ үсә, хәллерәк кешеләрнең күбесе өйләрендә шундый аппаратлар булдыруны хуп күрә.

Аверьянов фикеренчә, чыбыклы элемтәгә массакүләм төстә кире кайту ихтималы аз: халыкның күпчелеге мобиль элемтәдән файдалануын дәвам итә итә. Шул ук вакытта ул, әйтик, оешмаларда, өлкән яшьтәгеләрдә, балалы гаиләләрдә, шулай ук элемтәдә өзеклекләрдән интегүчеләрдә стационар телефоннарга кызыксынуның сакланып калачагын билгеләп үткән.

Белгеч, чыннан да, мондый аппаратларга ихтыяҗның артуын раслаган. Моның ул кешеләрнең өстәмә элемтә каналына ия булу омтылышы белән аңлаткан. Стационар телефоннар аерым линия аша эшли, һәм алар мобиль челтәргә, база станцияләренә, өйдә электр уты булу-булмауга бәйле түгел. Шуңа күрә күпләр аны интернет яки кәрәзле элемтә эшендәге өзеклекләр очрагына «саклап» тота.

Маркетплейслар мәгълүматларына караганда, март аенда чыбыклы телефоннар сату 25 процентка арткан, шулай ук пейджерлар белән кызыксыну көчәйгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Стиль жизни

Новости

Теги