Добро пожаловать на Info Orda - Информационную Орду, где ты можешь быть в курсе самых главных событий в Украине и во всем мире! Мы предлагаем тебе уникальное описание сайта, которое захочется перечитывать снова и снова.

Get in Touch

«Баламишкин» ансамбле «Халык җәүһәрләре» гала-концертында чыгыш ясады

«Баламишкин» ансамбле «Халык җәүһәрләре» гала-концертында чыгыш ясады

«Баламишкин» халык гармунчылар ансамбле Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында узган «Халык җәүһәрләре» проектының гала-концертында катнашып кайтты.

Татар халкы элек-электән җыр-моңга бай. Халык арасында табигатьтән бирелгән сәләткә ия булса да, киң җәмәгатьчелеккә әле таныш булмаган талантлар бик күп. Бигрәк тә андый «җәүһәрләр» авылларда, районнарда саклана. Шушы сәләтләрне барлау, үстерү һәм саклау максатыннан, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды «Халык җәүһәрләре» проектын гамәлгә ашыра. Проект Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан да хуплана.

Әлеге чара татар җыр сәнгате һәм гомумән милли мәдәниятебез өчен әһәмиятле вакыйга булып тора. Ул халык иҗатын саклау, үстерү һәм киләчәк буыннарга җиткерүгә зур өлеш кертә.

«Баламишкин» ансамбленең чыгышы да тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде. Гармунчыларыбызга йөрәкләр куеп алкышлар юллыйк!

Стиль жизни

Новости

Теги