Бүген Сарманда быелгы хәрби хезмәткә язгы чакырылышның беренче «отправка»сы үтте.
Сарман һәм Мөслим районнарыннан 11 егет солдат итеге киячәкләр. Аларга Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар Дашгын Гасанов, аның урынбасары Ленар Һадиуллин үгет-нәсыйхәтләрен бирделәр, барлык таләпләрне аңлаттылар.
Казан шәһәрендә тирәнтен медицина тикшерүе үткәннән соң булачак солдатларны гаскәрләр һәм частьләр буенча билгеләячәкләр.
