Добро пожаловать на Info Orda - Информационную Орду, где ты можешь быть в курсе самых главных событий в России и во всем мире! Мы предлагаем тебе уникальное описание сайта, которое захочется перечитывать снова и снова.

Get in Touch

Белгеч сөт ризыгыннан баш тартуның нәрсәгә китерергә мөмкин булуын аңлатты

Сөт ризыклары һәркайсыбызның, шул исәптән балаларның “сәламәт” туклану рәвешендә әһәмиятле урын алып тора. Сөтсез туклану организмга кальций һәм тулы кыйммәтле аксымның керүен кыенлаштыра. Балаларга, үсмерләр һәм өлкән яшьтәгеләргә аеруча зур куркыныч белән яный бу. Азык-төлек биотехнологияләре лабораториясе белгече Алла Новокшанова “МК.Ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

“Сөт ризыкларында, организм өчен бик кирәкле барлык аминокислоталар белән, тулы кыйммәтле аксым, шулай ук кальций, магний, калий, цинк һәм фосфор бар, һәм аларның һәммәсе дә бик әйбәт үзләштерелә”, – дип аңлатып үткән ул.

Моннан тыш хәзерге вакытта әче сөт ризыклары нутриентлар (органнарны һәм тукымаларны яңарту, энергия алу өчен кирәкле химик матдәләр) чыганагы буларак кына түгел, бәлки эчәклектәге файдалы бактерияләр өчен бик кирәкле чыганак буларак та карала. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы кефир, ряженка, йогырт кебек әче сөт ризыкларын эчәкләрнең сәламәтлеген, микрофлорасын яхшырту чарасы буларак карый, дип дәвам иткән сүзен белгеч. Балаларда мондый ризык эчәкләрдәге инфекциядән тизрәк котылуга, эч авыртуны киметүгә, зурларда – ашкайнатуны яхшыртуга, иммунитетны ныгытуга ярдәм итәргә мөмкин.

Диетологлар көненә 2-3 порция сөт ризыгын – мәсәлән, 1 стакан сөт, 1 порция йогырт һәм кечкенә генә сыр кисәген кулланырга киңәш итә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

Стиль жизни

Новости

Теги